«Татарстан Республикасы товарларын тышкы базарларга чыгару» информацион-аналитик системасына кыскача күзәтү

24 февраль 2015 ел., сишәмбе

Тышкы сәүдәнең халәте базарлардагы хәлне,  шул исәптән товарлар җитештерү һәм куллануны,  тышкы сәүдәләр күләмен,  бәяләр сәясәтен һ.б. бәяләргә  мөмкинлек бирүче информацион ресурска нигезләнә.

 

            Татарстанстатта «Татарстан Республикасы товарларын тышкы базарларга  чыгару»  информацион-аналитик системасы эшләнде. Системаны кертүнең бурычы булып Идел буе федераль округы, Россия Федерациясе, СНГ илләре, ерак чит ил базарларында кулланылучы  товарларны җитештерү һәм куллану турында мәгълүматлар  нигезендә мәгълүматларны  анализлау һәм визуаль күрсәтү механизмын булдыру һәм республика җитештерүчелэренең продукцияләрен алга этәрү мөмкинлекләре турында тәкъдимнәр эшләп чыгару тора.

«Татарстан Республикасы товарларын тышкы базарларга  чыгару»  информацион-аналитик системасы     предприятие һәм оешмаларга, структуралы бүлекчәләргә  продукцияләрен алга этәрүне бәяләргә һәм  карар кабул итәргә мөмкинлек бирә. Алга этәрү программалары экономик яктан дәлилләнгән булырга тиеш.

 

Продукцияләрне алга этәрүне анализлау, эшләү һәм карар кабул итү процессында түбәндәге бурычлар хәл ителә:

 

         Россия регионнарында һәм чит илләрдә җитештерүне бәяләү;

         Халыкның җан башына товарлар кулланылуы;

         үз җитештерүләр масштабы;

         Конкурентлар булу һәм аларның саны;

         Базардагы бәя шартлары;

         Товар базарын үстерүнең перспективалары.

Система покомпонентлы анализ үткәрү, товар төркемнәре, күрсәткечләр, территорияләр, чорлар сайлау мөмкинлеге бирә.

«Татарстан Республикасы товарларын тышкы базарларга  чыгару»  информацион-аналитик системасын кулану күп кенә өстенлекләр бирә. Атап әйткәндә, чыгарылучы һәм арадаш мәгълүматларның ачык визуализациясе,  аңлаешлы интерфейс, автоматлаштырылган актуальләштерү, интерактив режимда эшләү, киңәйтелгән кулланучылар мохиты.

         Идел буе Федераль төбәк регионнары буенча сәүдә элемтәләре бәяләнде. Анда Татарстан Республикасы продукциясе белән сәүдә итү шактый киң җәелгән. Шуның белән бер рәттән, аны киңәйтү, яңа сату базарларын үзләштерү потенциалы да бар. Идел буе Федераль төбәкләренең аерым регионнарындагы шартларга караганда, Татарстан Республикасы продукцияләрен алга этәрү объектив вакыйгалар буенча hәрвакытта да нәтиҗәле була алмый. Россия Федерациясенең 23 субъектында 23 товар исемлеге буенча яңа сәүдә базарлары барлыкка килде.

         Тышкы базарларның перспектив үсешен бәяләү нәтиҗәләре БДБ илләре белән сәүдә бәйләнешләрен күрсәтәләр. Тикшеренү нәтиҗәсендә байтак илләр – татарстан продукциясенең мөмкин булган  кулланучылары ачылды. Татарстан җитештерүчеләренең аерым товарлар буенча кечкенә генә үз җитештерүе булуы, бәяләр өстенлеге яңа сату базарларын үзләштерү мөмкинлеге ачалар.

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования