Ведомство тарихы

Төбәк статистикасы бүген дәүләт идарәсе системасында мөһим элемент булып тора.

Төбәк статистикасын 1994 елда аерым Идарәгә бүлеп чыгару актуальлеге хакимият органнары тарафыннан идарәчел карарлар кабул ителсен өчен Татарстан Республикасының мәгълүмат базасын формалаштыру, шулай ук республикада социаль-икътисадый вәзгыять мониторингын булдыру максатларында барлыкка килде.  

Нәтиҗәдә төбәк статистикасы Татарстан Республикасында социаль-икътисадый үсешкә индикатив идарә системасы күрсәткечләрен мониторинглау өчен нигез булды.  

Төбәк статистикасы үзенең стратегик мөһимлеген раслады һәм финанс-икътисадый кризис чорында, кризиска каршы чараларны эшләү һәм аларны гамәлгә ашыруны оператив режимда хәл итү өчен республиканы, аның муниципаль берәмлекләрен, предприятиеләрне социаль-икътисадый үстерү заманында кризиска каршы мониторинг формалашты.

Икътисадның мәгълүмати үсеше, мәгълүмат материалларын таратуның формаларын һәм методларын киләчәктә камилләштерү дәүләт хакимияте органнарын һәм кызыксынучы кулланучыларны актуаль, дөрес һәм тулы мәгълүмат белән тәэмин итүнең бердәм системасын – «Ачык Татарстан» мәгълүмат порталының «Ведомстволар отчетлары» хисаплылык системасын һәм республика җитәкчелеген актуаль мәгълүмат белән оператив рәвештә тәэмин итүгә; ведомствоара мәгълүмат алмашуга; идарәчел карарлар кабул иткәндә һәм фаразлаулар ясаганда статистик һәм ведомство мәгълүмат ресурсларын нәтиҗәле файдалануга китерерлек башка мәгълүмат-аналитик системалар булдыруга ярдәм итте. 

Бүген төбәк статистикасын үстерү «2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе» Стратегия-2030ны гамәлгә ашыру максатларына туры килә һәм Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерүдәге проблемларны анализлауга һәм ачыклауга, аларны хәл итү юлларын табуга юнәлә.  

Татарстан Республикасының төбәк статистикасына – 25 ел.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования