Кадрлар сәясәте

 

Республика хакимияте органнарында гамәлгә ашырыла торган кадрлар сәясәте югары профессиональ кадрлар составын формалаштыруга юнәлә.   Республиканың дәүләт хезмәтендә хезмәткәрләрнең потенциалын мөмкин кадәр күбрәк ачу һәм аларга профессиональ һәм карьера үсеше өчен уңайлы шартлар тудыру буенча даими эш алып барыла. 

Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турындагы барлык мәгълүмат Сезнең уңайлык өчен түбәндәгеге бүлекләрдә тупланган. 

«Хезмәткә керешү» сылтамасы буенча квалификация таләпләре, конкурс процедуралары, игълан ителгән конкурслар, кадрлар резервы һәм башкалар турында мәгълүмат урнаштырылган.

«Хезмәт узу» бүлегендә класслы чиннар бирү тәртибе, аттестация, хезмәт итү культурасы, бүләкләр һәм башкалар турында белешмәләр бар.  

Дәүләт граждан хезмәтендәге мөнәсәбәтләрне җайга салучы норматив база белән «Норматив-хокукый актлар һәм бүтән документлар» бүлегендә танышырга мөмкин

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования