Кандилов Валерий
Петрович
Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый мониторинг комитеты рәисе
ҮЗАРА БӘЙЛӘНЕШЛӘР
Адрес:
Казан шәһәре, Г.Камал урамы, 24а
Телефон:
+7 (843) 292 94 82
Факс:
+7 (843) 292 94 33
E-Mail:
Valeriy.Kandilov@tatar.ru
БИОГРАФИЯ
Биография

(года нет встаьте цифры, пж-та) елның 8 гыйнварында Татарстан АССР Питрәч районының Питрәч авылында туган.

А.Н.Туполев ис. Казан авиация институтын (1975 ел), Рәйхан Беруни АБУ ис. Ташкент политехника институтын (1978 ел), КПССның Татарстан Өлкә комитетының Марксизм-ленинизм университетын (1981 ел) тәмамлаган.

Хезмәт эшчәнлеген КАИда укуын тәмамлаганнан соң 1975 – 1978 елларда В. П. Чкалов ис. Ташкент авиация җитештерү берләшмәсендә инженер буларак башлап җибәргән.
Ташкент политехника институтын тәмамлаганнан соң, 1978 - 1982 елларда ВНИИТнасосмаш ЧПУ белән станоклар бүлеге мөдире урынбасары булып эшләгән (Казан шәһәре) .
1982 – 1990 еллар – партия эшендә, КПССның Шәһәр комитеты, Өлкә комитеты.
1991 – 1991 еллар – Татарстан АССР Югары Советы Секретариатының мәгълүмат секторы мөдире.
1991 – 1992 еллар – Татарстан АССР Президенты Аппаратының мәгълүмат үзәге башлыгы.
1992 – 1993 еллар – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Секретариаты каршындагы хуҗалык хезмәте күрсәтү предприятиесенең мәгълүмат үзәге башлыгы.
1993 – 1995 еллар – Татарстан Республикасы Югары Советы Секретариатының мәгълүмат белән тәэмин итү бүлеге мөдире.
1995 – 1998 еллар – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының мәгълүмат-технологик тәэмин итү бүлеге мөдире.
1998 – 2000 еллар – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Эшләр буенча идарәсенең Дәүләт Советы эшчәнлеген мәгълүмати-техник тәэмин итү бүлеге мөдире.
2000 – 2003 еллар – Статистика буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе (Россия Госкомстатының территориаль органы җитәкчесе).
2003 – 2004 еллар – Татарстан Республикасы Дәүләт статистикасы комитеты рәисе.
2004 – 2016 еллар – Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы җитәкчесе.
2017 елдан – Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый мониторинг комитеты рәисе.

"Ватан алдындагы казанышлары өчен" II дәрәҗә ордены медале белән, шулай ук түбәндәге медальләр белән бүләкләнгән:

- «Бөтенроссия халык санын алуны уздырудагы казанышлары өчен»,
- «Фидакарь хезмәт өчен»,
- «2006 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алуны уздырудагы казанышлары өчен»,
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә»,
- «Дәүләт статистикасының мактаулы хезмәткәре».

Республика дәүләт идарәсе органнарында озак еллар тырыш хезмәте өчен Татарстан Республикасы Мактау грамотасы һәм Росстат Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, дәүләт статистикасы органнарында тырыш хезмәте өчен Татарстан Республикасы Президенты һәм Росстат рәхмәтләре белдерелгән.

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнгән.

Икътисад фәннәре кандидаты.

Өйләнгән, кызы бар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования