25.01.2019

25  гыйнвар  2019  ел, 10.00

Татарстанстатның утырышлар залы (Казан, Галиәсгар Камал  ур., 24-А, 4 нче кат)  

 

Татарстанстатның рәсми сайты: tatstat.gks.ru

Twitter: www.twitter.com/tatstat
ВКонтакте: /vk.com/public164564555?w=wall-164564555_3

Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый комитетының рәсми сайты: monitoring.tatarstan.ru

 

Статистика органнарының эшендә төп өстенлек – җәмгыятьнең мәгълүматка ихтыяҗын тулысынча, дөрес, фәнни нигезләнгән һәм төрле аспектлар буенча файдаланучыларга бирелә торган статистик мәгълүмат белән үз вакытында тәэмин итү.

2018 елда мәгълүмати статистика ресурсы 200ләп федераль форма һәм 16 республика статистик күзәтү формасы күрсәткечләре нигезендә формалашты. Чыккан мәгълүматның гомуми күләме 105 млн. күрсәткечтән артып китте.

Федераль статистик эшләр планы һәм 2018 елга социаль-икътисадый мониторинг нәтиҗәләре буенча мәгълүмат ресурсы формалаштыруга Татарстан Республикасы Дәүләт заказы үтәлеше тәэмин ителде.

Статистика органнары эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе -   халыкара статистик стандартлар нигезендә мәгълүмат-аналитика материалларын әзерләү булып калды. Татарстанстат һәм Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый комитеты белгечләре 107 аналитик һәм аналитик характердагы доклад язулары әзерләде. 159 статистик җыентык һәм бюллетень, 460 экспресс-мәгълүмат чыгарылды. Республика массакүләм мәгълүмат чараларында, Интернет-сайтларда 170тән артык публикация һәм матбугат чыгарылышы урнаштырылды.

Рәсми статистик мәгълүматны дөрес аңлату, статистик грамоталылыкны арттыру максатларында 2018 елда берничә министрлык һәм ведомство хезмәткәрләрен, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының икътисадый  блоклары белгечләрен, югары уку йортлары студентларын укыту семинарлары уздырылды.   

Татарстанстатның һәм Комитетның эшчәнлеге әзерләнә торган статистик мәгълүматның дөреслеген һәм тулылыгын, статистик эшчәнлектә,    респондентлардан өстәмә рәвештә соратып алмыйча гына, кирәкле статистик мәгълүмат алырга ярдәм итәрлек административ чыганакларының ролен арттыру өчен нәтиҗәле ведомствоара хезмәттәшлек механизмын булдыруга юнәлдерелде.   

2018 елда Татарстан Республикасы статистика органнары республиканың «Ачык Татарстан» һәм «Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше» кебек дәүләт системаларын мәгълүмат белән тулыландыруны тәмин иттеләр.

Федераль дәрәҗәдә рәсми статистик мәгълүматны тарату форматларының берсе - Бердәм ведомствоара мәгълүмат-статистика системасы (БВМСС).

2018 елда Россия Федерациясе Президентының «май» указларындагы бурычларны гамәлгә ашыру барышын мониторинглау өчен кирәкле рәсми статистик мәгълүмат әзерләү дәвам итте. Квартал саен социаль өлкәдә һәм фән өлкәсендә уртача хезмәт хакларын арттыру буенча чаралар каралган аерым категория хезмәткәрләргә хезмәт өчен түләүне федераль статистик күзәтү уздырылды. 4,5 меңнән артык дәүләт һәм муниципаль милек рәвешендәге бюджет өлкәсе оешмалары күзәтелде.   

Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының, шәһәр округларының һәм муниципаль районнарының җирле үзидарә органнарының эшчәнлеге нәтиҗәләрен бәяләү өчен Росстатка беркетелгән күрсәткечләр буенча рәсми статистик мәгълүмат формалаштыру тәэмин ителде. 

2018 елда 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗылыгын исәпкә алуның төгәл йомгаклары ясалды, аларны бастырып чыгару һәм популярлаштыру эшләре башкарылды. Басма материал (6 том), конфиденциальлекне үтәүне исәпкә алып, Татарстанстатның Интернет-порталында урнаштырылды.

Эшләп килүче «Һәр хуҗалык саен электрон кенәгә» мәгълүмат-аналитика системасы авыл җирлекләре башлыкларының эшчәнлеген автоматлаштырырга ярдәм итте, күчемсез мөлкәт объектларын, җир кишәрлекләрен исәпкә алуның тулылыгын анализларга, димәк, салым базасын тулыландыру мәсьәләсен хәл итәргә мөмкинлек бирде. Шулай итеп, авыл җирлекләре дәрәҗәсендә идарә эшчәнлегендә бу система  реаль инструментка әверелде.  

Халыкның социаль-демографик проблемалары буенча мәгълүмат алу максатларында Татарстанстат 2018 елда халыкның керемнәрен, туклану  рационын, тормыш шартларын, һәм социаль программаларда катнашуларын, мәгълүмат  технологияләреннән һәм мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләреннән файдалануларын, сәламәтлекләренә йогынты ясарлык холык факторларын сайлап алу рәвешендә күзәтү комплексын уздырды.

Статистика органнары Татарстан Республикасында гамәлгә ашырылучы сынау проектларына мәгълүмати ярдәм күрсәтте: 2018 елда үзмәшгуль кешеләр санын һәм һөнәри керемгә салым зурлыгын бәяләү уздырылды; квартал саен хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруны мониторинглау һәм аның үзгәрешләрен эшчәнлек төрләре, муниципаль берәмлекләр буенча хезмәт хакының арту динамикасы белән чагыштыру башкарылды.

Статистика органнары эшчәнлегенең перспектив юнәлешләреннән берсе – илкүләм максатны гамәлгә ашыру буенча куелган бурычлар кысаларында ярлылык дәрәҗәсен һәм профилен бәяләүгә алымнар эшләү.

Статистика органнары республика җитештерүчеләренең тышкы базарларга товарларын чыгару перспективаларын бәялиләр.  

Коррупциягә каршы мониторинг уздыру да дәвам итә. Рәсми статистика, ведомство хисаплылыгы (шул исәптән хокук саклау һәм тикшереп тору органнары) күрсәткечләре, массакүләм мәгълүмат чараларыннан, иҗтимагый оешмалардан кергән мәгълүматны анализлау, шулай ук халыктан һәм максатчан төркемнәрдән сораштырулар нигезендә коррупциягә каршы мониторингның мәгълүмати базасы оештырыла. Әлеге мониторинг хакимият органнарының идарә эшчәнлегендә коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруның дәрәҗәсен тикшереп торуда инструмент булып тора.

Статистика органнары икътисадка индикатив идарә системасы кысаларында республика, министрлыклар һәм ведомстволар дәрәҗәсендә, шулай ук муниципаль дәрәҗәдә дә мониторинг уздыранда катнашалар, бу аерым игътибар бирүне сорый торган зоналарны билгеләргә ярдәм итә.  

Росстат тарафыннан уздырылучы мәгълүмат-исәпләү системасын яңарту кысаларында 2018 елда статистик күрсәткечләрне җыю һәм эшкәртү системасын камилләштерү тәэмин  ителде. Халыктан сорашып белешүләр уздырганда планшет  компьютерлар куллану гамәлияте киңәйтелде, мобиль җайланмалар ярдәмендә куллану бәяләрен теркәү эшләре дәвам итә.  

Статистик мәгълүматны электрон рәвештә җыю буенча зур эш башкарылды. 2018 ел азагына бу күрсәткеч 95%тан артып китте һәм Татарстанстатка Росстатның территориаль органнары арасында алдынгы урыннарда барырга мөмкинлек бирә. Электрон рәвештәге хисапларның гомуми саны (бер елга 500 мең) буенча Татарстанстат - бәхәссез лидер.

Статистика органнарының 2019 елда  агымдагы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре социаль-икътисадый мониторинг нәтиҗәләре буенча мәгълүмат ресурсына Татарстан Республикасы дәүләт заказын сыйфатлы итеп үтәү, 2020 елгы Бөтенроссия халык санын исәпкә алуга әзерлек, заманча мәгълүмат-телекоммуникация технологияләрен кулланып, статистик мәгълүматны җыю, эшкәртү һәм саклау системасын модернизацияләү, цифрлы аналитик платформа булдыру бурычларын үтәү, статистик процессның сыйфатын арттыруга, бизнеска кирәгеннән артык статистик йөкләнешне киметүгә юнәлгән чаралар уздыру булачак.



Тулы текстны карарга

артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования