Төбәк статистикасына 25 ел тулуга багышланган тантанлы чара турында
01.07.2019

2019 елның 25 июнендә Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый комитетында төбәк статистикасының 25 еллыгына һәм статистика хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара узды. Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый комитеты рәисе Валерий Петрович Кандилов, Татарстанстат җитәкчесе Наталья  Вячеславовна Гатауллина белән бергә, Комитет хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Намуслы һәм тырыш хезмәтләре һәм социаль-икътисадый мониторинг нәтиҗәләре буенча мәгълүмат ресурсларын формалаштыруга Татарстан Республикасы Дәүләт заказын әзерләүдә һәм үтәүдә актив катнашканнары өчен һәм төбәк статистикасының 25 еллыгы уңаеннан Костина Светлана Николаевна, Семенова Ирина Николаевна, Дудкина Светлана Михайловна, Бахусова Елена Анатольевна; Трубецкая Елена Леонидовна, Сәрипова Венера Тәбриз кызы, Яфизова Илнара Рамиль кызы, Смирнова Гөлнара Фәрис кызы, Иванова Лиля Радиомир кызы, Юхневич Елена Станиславовна Комитет грамоталары белән бүләкләнде.

Әлеге чарада, традицион рәвештә статистикага яшьләрне багышлау тантанасы булды.

Бәйрәм чаралары кысаларында оешма хезмәткәрләре арасында команда рухы булдыру өчен командалы уеннар оештырылды. Ярышлар барышында хезмәткәрләр формаль булмаган шартларда аралаштылар, башка бүлекләрдәге коллегалары белән бергә эшләргә өйрәнделәр. Комитет командасы гомумкоманда зачетында икенче урынны алды.

Традиция буенча Комитет һәм Татарстанстат җитәкчелеге тарафыннан "статистик агачы" утыртылды.

Бәйрәм ахырында профсоюз тарафыннан Казанның тарихи үзәге буйлап тематик автобус экскурсиясе оештырылды, ул Иске Татар бистәсендә тәмамланды



артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования