Дәүләт хезмәт һәм кадрлар булеге

назад

Төп функцияләр.

1. Комитетта эшләр алып бару торышын тикшереп тору.

2. Комитет рәисе боерыкларын һәм күрсәтмәләрен теркәү, аларны тиражлау һәм җибәрү эшләрен оештыру.

3. Комитет эшләре номенклатурасын эшләү.

4. Комитет эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килүче документларны һәм материалларны архивлаштыру эшен оештыру.

5. Кадрларны сайлап алу, урнаштыру, Комитет белгечләренең квалификацияләрен арттыру, эшлекле кадрлар резервын булдыру эше.

6. Комитетның дәүләт граждан хезмәтенә керүгә, аны узуга, хезмәт контракты төзүгә, граждан хезмәте вазыйфасына билгеләп куюга, граждан хезмәтенең биләгән вазыйфасыннан азат итүгә, граждан хезмәткәрен граждан хезмәтеннән җибәрүгә һәм аның эшләгән еллары өчен пенсиягә чыгуына бәйле актлары проектларын әзерләүне оештыру һәм Комитетның тиешле карарларын рәсмиләштерү.

7. Комитетның Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенә кертелмәгән вазыйфаларны билүче затларны кадрлар исәбенә алуга бәйле актлары проектларын әзерләүне оештыру.   

8. Дәүләт граждан хезмәткәрләренең шәхси эшләрен алып бару.   

9. Хезмәткәрләрнең хезмәт кенәгәләрен тутырып бару.   

10. Комитетта хезмәт тикшерүләре уздыруны оештыру.

11. Комитет хезмәткәрләрен дәүләт һәм ведомство бүләкләре белән бүләкләү буенча материаллар әзерләү.

12. Комитет хезмәткәрләре өчен таныклыклар һәм пропусклар әзерләү һәм рәсмиләштерү.

Сәрипова Венера Тәбриз кызы
Дәүләт хезмәт һәм кадрлар булеге
Сәрипова Венера Тәбриз кызы
Әйдәп баручы киңәшче
Телефон:
+7 (843) 264-72-02
Email:
Сәләхова Люция Равил кызы
Телефон:
(843) 264-72-02
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования