12 декабрь - Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне

2019 елның 6 декабре, җомга

2019 елның 12 декабрендә, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.

 Татарстан Республикасы cоциаль-икътисадый мониторинг  комитетында гражданнарны кабул итү: Галиәскәр Камал  ур., 24А йорт  адресы буенча үткәрелә. 

Татарстан Республикасы cоциаль-икътисадый мониторинг  комитеты компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:

  1.Татарстан Республикасы  cоциаль-икътисадый мониторинг сферасында  дәүләт сәясәтен тормышка ашыру;

  2.Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарын мәгълүмати-аналитик  тәэмин итү.

Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон: (843) 221-78-96; (843) 292-94-82

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International