Еллык йомгаклау коллегиясенең уртак утырышын уздыру турында

28 гыйнвар 2020 ел., сишәмбе

2020 елның 28 гыйнварында «2019 елда Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый мониторинг комитетының һәм Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органының эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2020 елга төп юнәлешләр турында» Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый мониторинг комитеты һәм Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.  Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин катнашты.

Коллегиядә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратлары, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерүгә зур өлеше  керткәне һәм тырыш хезмәте өчен Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый мониторинг комитетының мәгълүмат-аналитика бүлеге башлыгы урынбасары Ф.А. Фәйзрахмановага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International