Аттестация комиссиясе утырышы йомгаклары

27 март 2020 ел., җомга

2020 елның 27 мартында Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый мониторинг комитетының дәүләт граждан хезмәткәрләренә аттестация үткәрү буенча аттестация комиссиясе утырышы булды.

Дәүләт гражданлык хезмәткәрләрен аттестацияләү дәүләт гражданлык хезмәткәренең һөнәри потенциалын, әзерлек дәрәҗәсен һәм аның функциональ бурычларын үтәргә сәләтле булуын ачыклауга юнәлтелгән. Аттестациянең төп максаты хезмәткәрләрнең биләгән вазыйфага туры килүен билгеләү.

Тавыш бирү йомгаклары буенча комиссия карары белән барлык аттестацияләнүчеләр дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына тиешле дип танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International