Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "2020 елда социаль-икътисадый мониторинг нәтиҗәләре һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында" 2019 елның 27 декабрендәге 1221 номерлы карарын үтәү йөзеннән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының социаль-икътисадый мониторинг буенча комитеты "Кече предприятие эшчәнлегенең төп күрсәткечләре турында белешмәләр" ПМ-Р формасы буенча мәгълүмати ресурс формалаштыра. ПМ-Р формасы буенча тикшерүгә кертелгән кече һәм микропредприятиеләр җитәкчеләреннән билгеләнгән вакытта хисап бирүне сорыйбыз.
Игътибарыгыз, 2020 елга ПМ-Р формасы бланкына үзгәрешләр кертелде. Хисапларны электрон рәвештә бирү өчен xml-шаблонны яңартырга кирәк. Формаларның блоклары «Эшчәнлек» бүлегендә,
«Мәгълүмат һәм статистика» бүлекчәсендә, «Электрон рәвештә статистик хисаплылык бирү» бүлекчәсе рубрикасында урнаштырылган.
Игътибар итегез, «Хезмәт хакы күләмнәре буенча хезмәткәрләр санын бүлү турында белешмәләр» формасы 2020 елның сентябрь ае мәгълүматлары буенча җыелачак.
2020 елның 26 октябренә кадәр тәкъдим итү вакыты.